Нурлат районында кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар тулы куәтенә эшләячәк

2021 елның 4 декабре, шимбә

Шәһәр һәм авылларда спортның кышкы төрләре белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар быел да тулысынча эшкә җигеләчәк. “А к Б а р с ”  с п о р т үзәгендәге чаңгы юлларын чаңгы сөюче нурлатлылар беренче кар төшү белән үк сыный башлаганнар инде. Быел биредә алар өчен сөенечле үзгәрешләр дә бар.

– Быел 2 километр ярым озынлыктагы чаңгы трассасы утлар белән яктыртылачак. Димәк, чаңгычылар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тулы канлы тренировкалар үткәрә ала, – ди “Ледок” спорт мәктәбе директоры Михаил Белов. Теләүчеләр өчен чаңгы прокаты да үз көчендә кала. Спорт үзәгендә төрле чаралар үткәрү к а р а л г а н . Әл б ә т т ә, “Ледок”та чаңгы спорты белән шөгыльләнүче дистәгә якын төркем дә биредә даими тренировкаларын үткәрәчәк. Шәһәрнең “Спорт” паркындагы универсаль мәйданчык та буш тормаска охшаган. Биредә шулай ук тимераякларны прокатка алып торырга мөмкин булачак. Шәһәрнең башка микрорайоннары һәм авылларда яшәүчеләр өчен дә мөмкинлекләр тудырыла. – Район буенча барлыгы 19 хоккей тартмачыгы бар. Суыклар урнашу белән аларны да эшләтә башлау планлаштырыла, – ди район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге н ач а л ь н и г ы   Р у м и я Фәтхетдинова. Кышны тау шуарга яратучы балалар аеруча көтеп ала. Шәһәр үзәгендә алар өчен тау әзер инде. Димәк , кышны саф һавада спорт һәм уеннар белән үткәрәчәкбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International