Бүген бөтен Россия буенча Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә.
Иртәдән район предприятиеләре һәм учреждениеләре, иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре Батырлар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салды, яу кырында һәлак булган һәм язмышлары әлегә кадәр билгеле булмаган сугышчыларны искә алды.
Тантаналы чараны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм районның хәрби комиссары Заһир Абдуллин җитәкләде.
"Бу гади генә көн түгел, – дип мөрәҗәгать итте Алмаз Сәлимович митингка җыелучыларга. – Бөек Ватан сугышы башланганда, фашистлар Германиясе бер сәбәпсез һөҗүм иткәннән соң, безнең Кызыл Армия дошманның әлеге явызларча бәреп керүенә авырлык белән каршы торды. Берьюлы дистәләгән, йөзләгән кеше һәлак булды, һәм без аларның исем-фамилияләрен әлегә кадәр дә белмибез. Бу геройлар Ватанны орден өчен генә түгел, ә үзләренең хәрби һәм гражданлык бурычларын үтәү бәрабәренә яклады. Без барлык геройларга да рәхмәтле, Билгесез солдатка рәхмәтебез чиксез. Безнең районнан сугышка 16 меңнән артык кеше киткән, шуларның 8 меңе генә әйләнеп кайткан. Эзтабарлар зур эш алып бара, әмма фронтта һәлак булган якташларыбыз арасында без әле дә исемнәрен белмәгәннәре бик күп. Без бөтенебез алар батырлыгы алдында башыбызны иябез".
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга килүчеләр арасында «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Алсу Атауллина да бар иде.
«Минем бабам Исмәгыйль Ибраһимов сугышның беренче көннәрендә фронтка алына һәм хәбәрсез югала. Әле 3 ел элек кенә «Легенда» хәрби-патриотик клубы ярдәмендә безнең гаилә аның кайда һәлак булуын һәм җирләнүен белә алды. Шуңа күрә бу дата безнең өчен зур әһәмияткә ия", - дип уртаклашты ул.
Заһир Абдуллин игълан иткән бер минут тынлык вакытында җыелучылар тагын бер кат Совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан батырлыгын искә алды.