Нурлатта кадрлар үзгәреше

2021 елның 3 декабре, җомга

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары итеп Зәрринә Сәйфетдинова билгеләнде. Моңа кадәр ул Милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе вазыйфасын башкарды.

Зәрринә Ринат кызы Сәйфетдинова, 1982 елда туган, 2000 елда шәһәрнең 2нче урта мәктәбен тәмамлагач,

Мәскәү Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясендә югары юридик белем ала.

Хезмәт эшчәнлеген Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12нче номерлы районара инспекциясендә, Нурлат шәһәрендә Баш дәүләт салым инспекторы вазыйфасында башлый.

Алга таба Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының әйдәп баручы белгечтән Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы Рәисенә кадәрге карьера үсеше уза.

Яңа вазыйфага билгеләнүе турында бүген узган Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советы сессиясендә билгеле булды.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча яңа урынбасарын район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International