Бүген Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә шәһәр һәм район Советлары депутатлары Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре өчен мөһим булган берничә мәсьәләне карады.
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәренең 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына бюджеты турындагы мәсьәләне районның финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнүзә Сәгыйрова яктыртты.
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының җирле үзидарә органнары структурасына үзгәрешләр кертү турында район Советы Аппараты җитәкчесе Динә Хөҗҗҗәтова сөйләде.
Район Советының баш белгеч-юристы Александр Ханеня көн тәртибе буенча берничә сорауны бәян итте:
-Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы Советы карарлары белән расланган муниципаль контроль турындагы нигезләмәләргә үзгәрешләр кертү хакында;
-Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс уздыру Бердәм комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Бердәм аттестация комиссиясен төзү турында;
-Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының муниципаль хезмәте турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2019 елның 18 июнендәге 219 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
-«Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы контроль-хисап органнары рәисләренең, муниципаль хезмәткәрләрнең даими нигездә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының хезмәте өчен түләүгә чыгымнарны билгеләү нормативлары турында» Нурлат муниципаль районы Советының 2018 елның 16 апрелендәге 143 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Нурлат шәһәрендә 2021 елда торак фондына капиталь ремонт ясау һәм 2022 елда планлаштырылган эшләр турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов сөйләде.
Сессиядә депутатлар бер тавыштан Төньяк һәм Яшьләр микрорайоннарында Яңа төзелә торган урамнарга исемнәр бирү өчен тавыш бирделәр.