Нурлатта мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 3 декабре, җомга

Ул шәһәрнең 4нче мәктәбе базасында узды.

Нурлатка эш сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән түгәрәк өстәлдә катнашты. Киңәшмә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нафигина җитәкчелегендә узды.

Утырышта шулай ук район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина да катнашты. Биредә ул шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыруга кагылышлы мөһим мәсьәләләрне дә кузгатты. Алсу Насыйх кызы үзенең докладында ата-аналар комитетлары ягыннан уңай тәэсирләрне билгеләп үтте, алар фикеренчә, белем бирү учреждениеләрендә туклануның сыйфаты яхшырды.

Аннан соң киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге башлыгы Гүзәл Әхмәтҗанова чыгыш ясады. Үзенең чыгышын ул район мәгариф учреждениеләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүне ведомство тарафыннан контрольдә тоту темасына багышлады. Шунда ук ул Роспотребнадзор тарафыннан 3 мәктәп ашханәсендә моңа кадәр ачыкланган санитар таләпләрне бозу турындагы мәгълүматларны да җиткерде.

Людмила Рыбакова, үз чиратында, район мәгариф учреждениеләрендә туклану белән бәйле вәзгыятьне уңай бәяләде. Әмма депутат шулай да җитәкчеләргә киңәшләр бирде һәм берничә уртак сорауны күзәтүгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International