Нурлатта ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова яшь гражданнарга паспортлар тапшырды

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Чара «Бердәм Россия» партиясенең 20 еллыгы кысаларында узды.  

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә. Бүген җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова шәхси кабул итү үткәрде.

Районда яшәүче бер ханым аңа керем салымын кире кайтару турында сорау белән мөрәҗәгать итте. Людмила Николаевна бу мәсьәләне хәл итү буенча аңлатмалар бирде һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә дә бу темага түгәрәк өстәл уздырырга тәкъдим итте.

«Бу халыкка бик күп сорауларга җавап табарга һәм өстәмә мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк", - диде ул.

Гражданнарны кабул итү тантаналы мизгелләрне дә үз эченә алды. Депутат 14 яше тулган өч яшь нурлатлыга Назар Дуксеевка, Анна Белова һәм София Севрюгинага паспорт тапшырды. 

"Бүген сезнең өчен истәлекле көн, чөнки паспорт - ул сезне гомер буе озата барачу беренче документ. Тормышыгызда барысы да уңышлы барсын, югары үрләр яулавыгызны телим. Киләчәктә лаеклы белем алып, Нурлатка кайттып, аның мәнфәгатьләрен республика дәрәҗәсендә дә, Россия күләмендә дә яклавыгызны телим", - дип мөрәҗәгать итте ул аларга.

Балалар, паспорт алгач, Пушкин картасын да рәсмиләштерә алачак. Людмила Николаевна аларны әлеге уникаль мөмкинлектән файдаланырга, белемнәрен арттырырга һәм күзаллауларын киңәйтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International