“Бәхетле балачак шәһәре”, –Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова капремонттан соң Нурлатның “Талым" балалар бакчасын ачу тантанасында нәкъ менә шулай атады.
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел: елдан-ел безнең шәһәр үзгәрә, матурлана бара. Әгәр башта шәһәрнең үзәк өлешендә урамнар һәм биналар киң колачлы реконструкция кичерсә, соңгы вакытта аның микрорайоннары да уңай үзгәрешләр кичерә.
Менә бүген аның «Талым» балалар бакчасының капиталь ремонттан соң тантаналы ачылышы булды. Анда Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Николай Нефедов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
Алар төркемнәр һәм шөгыльләр уза торган бүлмәләрне карап чыкты, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм педагоглар белән аралашты. Заманча зәвык белән бизәлгән балалар бакчасы бинасына карап, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен моңардан да уңайлырак һәм җайлырак урын табып булмасына шикләнерлек тә түгел. Бу шатлыклы уңайдан иң беренче булып котлау һәм теләкләрен Алмаз Сәлимович җиткерде.
«Бүгенге көндә республика программалары ярдәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән күп эш башкарыла. Балалар учреждениеләре ачылуы аеруча шатлыклы. Әлеге матур бинада мәктәпкәчә яшьтәге балалар сыйфатлы һәм күпкырлы тәрбия алсын, район иминлеге өчен зур уңышларга ирешсен», –диде Алмаз Сәлимович, иганәчеләрнең һәм төзүчеләрнең сыйфатлы һәм үз вакытында капиталь ремонт ясауда зур хезмәтләрен билгеләп.
Биредә үк подряд оешмасы вәкилләрен Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Ә балалар бакчасы мөдире Роза Абдуллинага "Бердәм Россия"партиясенең 20 еллыгы уңаеннан акчалата сертификат тапшырылды.
Людмила Рыбакова шулай ук коллективны һәм аларның тәрбияләнүчеләрен көтеп алынган вакыйга белән котлады һәм балалар китаплары алу өчен сертификат тапшырды.
Бу көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләре дә үзләренең шатлыкларын яшермәде, ә аларның якты һәм күңелле чыгышлары моңа дәлил булды.
"Без яраткан бакчасыбызның ачылуын бик көттек. Бүген иртән килгәч, барысын да шунда ук танымадым: барысы да шундый матур һәм якты булып үзгәргән», – дип уртаклашты 6 яшьлек Нәзилә Фәйзуллина, ә әнисе Гөлшат Вәгыйзовна барлык ата-аналар исеменнән район җитәкчелегенә олы рәхмәт сүзләрен белдерде.
Нурлатта тагын бер яңартылган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе артты, димәк, талантлы, сәләтле, һәрьяктан алга киткән яшь нурлатлыларны тәрбияләү өчен мөмкинлекләр дә артты.