Республика бюджеты инвалидлыгы булган татарстанлыларны торак белән тәэмин итүгә 7 млрд.сум тирәсе акча бүлеп бирде.
РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова бу хакта "Бердәм Россия" иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең туры эфирында хәбәр итте.
Татьяна Петровна сөйләвенчә, татарстанлылардан торак белән тәэмин итү мәсьәләсе белән иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгатьләр бик күп.
"Бердәм Россия" бюджетны раслаганда киләсе өч елга бу мәсьәләне хәл итүгә өстәмә 7 млрд сум бүлеп бирүне саклап калды. Әлеге акча инвалидлыгы булган 10 меңнән артык кешене торак белән тәэмин итүгә җитәчәк.
Сәламәтлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү буенча Татарстанның уңай тәҗрибәсен илнең башка төбәкләрендә дә үзләштерәләр.