Нурлатта террорчылыкка каршы комиссия рәисе, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә утырыш узды.
Көн тәртибендә районда террорчылыкка каршы яклануның торышы мәсьәләләре торды.
Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия йөкләмәләрен һәм Нурлат муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссия карарларын үтәү мәсьәләсе буенча Нурлат районында террорчылыкка каршы комиссия секретаре Владимир Борисов чыгыш ясады.
Нурлат районы Ведомстводан тыш сакчылык бүлеге – «Россия Федерациясе Милли гвардиясенең гаскәрләрен ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы начальнигы Илназ Әбделвәлиев һәм район Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге башлыгы Фанил Сәмәрханов кешеләр күпләп була торган урыннарны террорчылыкка каршы яклауның торышы, террорчылыкка каршы көрәшүнең потенциаль куркыныч объектлары исемлеге һәм аны көчәйтү чаралары турында сөйләделәр.
Объектларның (территорияләрнең) куркынычсызлыгы паспортларын актуальләштерү эшен оештыру, шулай ук аларда булган мәгълүматны санкциясез кулланудан саклауны тәэмин итү турында Нурлат районы Ведомстводан тыш сакчылык бүлеге – «Россия Федерациясе Милли гвардиясенең гаскәрләрен ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы начальнигы Илназ Әбделвәлиев һәм район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова сөйләделәр.