Нурлатка Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры килде

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көне алдыннан Нурлатка Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килеп китте.

Аның районга эш сәфәренең беренче тукталышы Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йорты булды. Биредә ул район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында интернат-йорт коллективы һәм блиредә гомер итүчеләр белән очрашты. Бу чикләүләр аркасында коллектив озак вакытлар изоляциядә иде. Хәзер биредә инвалидлар декадасы кысаларында биредә яшәүчеләр өчен берничә чара үткәрү планлаштырыла, әйтик, шахмат-шашка турниры, «Йөрәктән йөрәккә» концерты һәм башкалар. Эльмира Әмир кызы һәм Алмаз Сәлим улы әңгәмә вакытында интернатта яшәүчеләрне борчыган сорауларга да җавап бирде, биредә инвалидлар өчен тудырылган шартлар белән танышты.

Үзенең визиты кысаларында Эльмира Зарипова гадәттәгечә гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә килүчеләр арасында күп балалы ана Татьяна Софронова да бар иде. Министрга ул Нурлат шәһәрендә балалар реабилитация үзәген ачуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

"Минем олы улым Егор - балачактан инвалид. Аңа даими тернәкләндерү чаралары кирәк. Кызганычка каршы, мин берүзем өч бала тәрбиялим һәм башка шәһәрләргә йөрү мөмкинлеге юк», – дип аңлатты ул үз үтенечен. Нурлат районында бүген 234 инвалид бала яши, шуңа күрә бу-  бик кирәкле тәкъдим.

 

"Бүген Алмаз Сәлимович белән без районда дәүләтнеке булмаган тернәкләндерү үзәген ачу мөмкинлеге турында фикер алыштык. Бүген алар зур шәһәрләрдә уңышлы гына эшлиләр. Бу мәсьәләне уйлап карарга кирәк", - диде министр.

Бу көнне Эльмира Әмир кызы шулай ук Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һәм халыкны социаль яклау бүлегендә дә булды. Биредә ул учреждение коллективлары белән аралашты, эшкә кагылышлы кайбер күрсәтмәләрне бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International