Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде:
Татарстан Республикасында 2021 елның 1 декабрендә көндез һәм кич урыны белән күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк булачак һәм томан сакланачак.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда автомобильдә барганда кискен маневрлардан, машиналарны узудан баш тартырга кирәк.
Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен тукталуны булдырмаска: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, сезнең арттан баручы машина йөртүчеләргә шуның белән сигнал биреп кисәтү мөһим. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең ару-талуы арта, саклык чаралары комачауламас.
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.