«Теремкәй» балалар бакчасы «Татарстан Республикасының иң яхшы билингваль балалар бакчасы – 2021» грантына ия булды.
Без хәзер чын-чынлап горурланып әйтә алабыз: әйе, без – җиңүчеләр! Безнең тырышлыгыбыз уңыш белән тәмамланды.
Грант акчасына без балалар өчен җиһазлар: балалар караватлары, өстәлләр, уен шкафлары һәм «Аш бүлмәсе», «Кибет» модульләре сатып алдык.
Барлык җиһазлар да сертификатлы һәм куркынычсыз. Кроватьлардагы, өстәлләрдәге һәм шкафлардагы почмаклар түгәрәеләндерелеп шомартылган һәм куркынычсыз резин шнур белән әйләндереп алынган. Фотода сез бездә тәрбияләнүчеләрнең канәгать һәм бәхетле елмаюларын күрәсез.
Әлеге җиңүгә ирешүнең нигезендә тулы коллективның, 36 хезмәткәрнең, 2 ел дәвамында куйган тырыш хезмәте ята.
Мәкаләнең авторы: тәрбияче Татьяна Кожевникова