Нурлат районы экологы балаларны экология проблемалары белән таныштыруын дәвам итә

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева Нурлат шәһәре мәктәпләре укучылары өчен «Заманча экологик проблемалар» темасына ЭКОдәресләр үткәрә.

«Балалар кече яшьтән үк экология проблемаларын ни дәрәҗәдә мөһим хәл итүне аңларга тиеш. ЭКОдәресләрдә без бу хакта күп сөйлибез, балаларның экологиягә, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмавы сөендерә", - диде ул шәһәрнең 9нчы мәктәбенең 3В сыйныфындагы экодәрестән соң.

Венера Гамир кызы бу мәктәптә 4Б сыйныф укучылары, шулай ук шәһәр гимназиясендә 3Б сыйныф укучылары белән шундый ук дәрес үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International