Нурлат районында партиянең башлангыч бүлекчәләрендә хисап-сайлау җыелышлары уза

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Якушкино авылында да җыелыш "бердәмроссиялеләр"нең актив катнашында узды.

Бу көннәрдә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең башлангыч бүлекләрендә хисап-сайлау җыелышлары старт алды, анда партиячеләр хисап чорындагы эшчәнлеккә йомгак ясыйлар, секретарь һәм ревизорларны сайлыйлар.

Шушы көннәрдә җыелышлар Андреевка, Әхмәт, Биккол, Богдашкино, Бутаиха, Гайтән, Егоркино, Елаур, Заречный, Чаллы, Тимерлек һәм Салдакай башлангыч бүлекләрендә узды.

Салдакай бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышында район Советы депутаты Дамир Ишкинеев һәм җирле бүлекчәнең башкарма секретаре Ралия Ханеева катнашты. Хисап чорындагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад белән Хасибулла Хәмидуллин чыгыш ясады. Бүгенге көндә башлангыч бүлекчә партиянең 35 әгъзасын берләштерә, алар барлык проектларда һәм чараларда актив катнашалар. Ә партиянең беренчел бүлекчәсе секретаре итеп бертавыштан Хасибулла Хәмидуллинны сайладылар. 

Чара партиянең яңа сайланган ике әгъзасына билетлар тапшыру белән тәмамланды.  Шунда ук район Советы депутаты Дамир Ишкинеев Якушкино авыл җирлегенең актив өч кешесенә "Дуслык", "Дружба" һәм "Туслах" газеталарына язылу квитанцияләре тапшырды.

 Башлангыч бүлекчәләрдә хисап-сайлау җыелышлары 15 декабрьгә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International