Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, район территориясендә иртәдән үк берничә юл-транспорт чарасының, аерым алганда, кюветка төшүләр теркәлгән.
Җәяүлеләргә шулай ук ялтыраган бозлы юллардан йөрү дә кыен. Шул сәбәпле Нурлат коммуналь хезмәткәрләре юлларны бозлавыкка каршы материал-ком белән эшкәртүгә керештеләр инде.
Һава торышы фаразлары буенча, Нурлатта көндез температура +3 градуска кадәр күтәреләчәк, әмма кичкә таба ул түбәнәячәк.