Нурлат автоинспекторлары ерак юлларга баруны кичектерергә киңәш итә

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Һава шартлары начараю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлларда бик игътибарлы һәм мөмкин кадәр пөхтә булырга өнди.

Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, шулай ук температураның төшүе көчле бозлавык барлыкка килүгә сәбәп булды.

"Иртәдән үк инде берничә юл-транспорт чарасының, аерым алганда, кюветка төшүләр теркәлгән. Хөрмәтле автомобиль хуҗалары, аларның куркынычсызлыгына инанмыйча гына, кискен борылышлардан һәм башка маневрлар ясаудан тыелырга киңәш ителә. Шулай ук дистанцияне һәм транспорт чаралары арасындагы интервалны саклау зарурилыгы турында да онытмаска кирәк. Мөмкин булганда юлга чыгудан бөтенләй баш тартырга", - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов Нурлат шоферларына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International