Нурлат яшьләрен хокукый онлайн-очрашуда катнашырга чакыралар

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү алдыннан ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты республика яшьләре өчен хокукый онлайн-очрашу уздырачак.

Фикер алышуга тәкъдим ителгән мәсьәләләрдә конституциягә яңа төзәтмәләр һәм аларның яшьләр сәясәтенә йогынтысы турында сүз бара. Әлеге киңәшмәгә Татарстанның белем бирү учреждениеләре укучылары һәм студентлары чакырыла.

Сөйләшү 2021 елның 1 декабрендә 16:00 сәгатьтә түбәндәге сылтама буенча узачак:

https://us02web.zoom.us/j/84786187933?pwd=VjJ0R0NBTVBNL1JaUnptdnFCbGpxUT0 9

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International