Ниндидер сәбәпләр аркасында үз бурычлары турында белми калганнар өчен июнь азагына кадәр һәр шимбәдә суд приставларының район службасында Ачык ишекләр көннәре үтә.
- Бүгенге көндә суд приставлары производствосында бурычларны түләттерү турында 4557 үтәтү производствосы ята. Ел башыннан 20 майга кадәр безнең служба тарафыннан чит илгә чыгуны чикләүче 20 постановление чыгарылган булса, 20 майдан 27сенә кадәр бу сан 63кә кадәр күтәрелде, - дип хәбәр итте Нурлат районы бүлеге начальнигы - өлкән суд приставы Әмир Насыйбуллин.