Нурлатлыларны шторм җиле турында кисәтәләр

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 29 ноябрь кичендә, 2021 елның 30 ноябрендә төнлә һәм көндез көньяктан секундына 10-15 метр тизлектә көчле җил көтелә, көчәйгәндә 17-22 метр, 30 ноябрьдә бик көчле җил, урыны белән 25 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Шулай ук урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем көтелә, аерым районнарда күреме сизелерлек начарлану белән буран, бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International