Бүген иртән Нурлат автоинспекторлары полициянең вәкаләтле участок уполномоченныйлары белән берлектә чираттагы «Тоннель» профилактик чарасы үткәрде.
Бу юлы Нурлат урамында транспорт агымына җентекле контроль узды. Рейд узган 2 сәгать эчендә хокук саклау органнары 12 хокук бозу очрагын ачыклаган.
"Тәртип бозучылар арасында хәрәкәт вакытында куркынычсызлык каешларын, телефонны кулланмау кагыйдәләрен үтәмәүчеләр дә бар иде, дәүләт теркәү билгеләрен кую кагыйдәләрен бозу очраклары да булды.
Автомобиль хуҗаларының берсе, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, транспорт чарасы руленә утырган», – дип нәтиҗә ясады ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов.