Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, бүген, 29 ноябрьдә, 14.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Тельман урамындагы 14 нче йорттан алып Совет урамына кадәрге юл участогы вакытлыча ябылачак.
Вакытлыча кыенлыклар ремонт эшләре белән бәйле.
Барлыкка килгән уңайсызлыкларга аңлап карау һәм хәрәкәт маршрутын алдан планлаштыру сорала