Яңа елдан эш бирүчеләргә вакансияләр турында мәгълүматны «Работа в России» порталында урнаштырачаклар

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга үзгәрешләр кертелде.

Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, «Россиядә эш» порталында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, хезмәткәрләр саны 25 кешедән артык булган оешмалар, шулай ук 25 хезмәткәрдән торган яңа, шул исәптән үзгәртеп корылган юридик затлар вакансияләр урнаштырырга тиеш.

Хәзерге вакытта гражданны тану процессы гадиләштерелде, хәзер мәшгульлек үзәгенә шәхсән килергә кирәкми, ә гаризаны электрон рәвештә бирергә була. Шул ук вакытта белешмәләрне дә бирергә кирәкми, мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре аларны ведомствоара запрос аша үзләре алачак.

 

Хәзерге вакытта предприятиеләрдә һәм оешмаларда инвалидлар өчен вакансияләр буенча мондый практика кулланыла инде, дип хәбәр ителә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International