Нурлат районында яшәүчеләр Роспотребнадзор белгечләренә онлайн-консультациягә алдан ук языла ала.
«Торак-коммуналь хуҗалыкта сезнең хокукларыгыз – аларны якларга өйрән» проектын тормышка ашыру һәм гражданнарга торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә аларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү эшен оештыру максатыннан, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы халкы белән видеоконференция форматында гражданнарга консультацияләр үткәрә.
29 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча ВКС режимында консультациягә кулланучыларны теркәү 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(84345)-2-08-83, 2-05-38 телефоны аша, Нурлат шәһәре, Школьная урамы, 10 нчы йорт адресы буенча узачак",-диде территориаль иҗтимагый үзидарәнең баш белгеч-эксперты Алсу Абдулганеева.
Консультация 2021 елның 2 декабрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге бинасында онлайн-режимда үткәреләчәк.