Нурлат шәһәренең 8 нче мәктәбе укучылары үз әниләрен бәйрәм белән үзенчәлекле итеп котлады

2021 елның 28 ноябре, якшәмбе

Узган атна безнең мәктәптә Әниләр көнен бәйрәм итү белән бәйле күңелле мәшәкатьләр белән узды. Укучылар үзләренең яраткан әниләрен бәйрәм белән үзенчәлекле рәвештә котларга тырыштылар, чөнки балаларның ихлас теләкләре кәефне күтәрә, барысына да елмаю бүләк итәргә сәләтле. Урта һәм өлкән сыйныф укучылары «Минем янәшәмдә бул, әни" дип исемләнгән видеороликлар әзерләде. Ә башлангычлар "Минем әнием - иң–иңе!" конкурсында катнашты. Сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләре үткәрде, анда җылы, ихлас һәм тирән рәхмәт сүзләре белән бәйрәм турында сөйләделәр. Ә «Яшь журналист» мәктәп түгәрәге әгъзалары Әниләр көненә багышланган стена газетасының чираттагы номерын чыгарды.

Фәридә Хатыйпова, 8нче мәктәпнең Туган тел һәм әдәбияты укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International