Районда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштыру дәвам итә. Кичәге көнгә әлеге мөһим профилактика чарасы белән олыларның 73,3 проценты колачланган. Нурлатлыларның уңайлылыгы өчен оешма һәм учреждениеләрдә мобиль вакциналаштыру пунктлары җәелдерелде. График буенча көннең төрле вакытында хәзер шәһәрнең барлык микрорайоннарында да диярлек прививка ясатырга мөмкин. Бу атнада әлеге мөмкинлектән Галимовлар гаиләсе дә файдаланып калырга ашыкты, икенче компонентны алыр өчен алар Халыклар дуслыгы йортына килделәр.
– Беренчесен өч атна элек поликлиникада ясаткан идек. Без шикәрчеләр микр ор айонында яшиб ез. Хәзер QR-код кертелгәч, медицина учреждениесенә җәмәгать транспортында барып булмый. Өстәмә вакцина ясату пунктлары булдырулары бик яхшы, монда чиратлар да юк, ерак та йөрисе түгел, – дип уртаклаштылар Айнур һәм Вахит Галимовлар. Мобиль пунктларның уңайлылыгын эшләүче нурлатлылар да тоярга өлгерделәр инде. Мәсәлән, Евгений Даркин шәһәр Мәдәният сараена прививка ясатырга төшке ял вакытында килеп китте.
– Ел башында бик каты авырдым, антитәнчекләрем булганга, вакцина ясатырга ашыкмаган идем. Алар хәзер кимеде инде, шуңа килдем дә. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан вакытлыча пунктлар турында белдем, шуңа эшкә иң якын урынны сайладым, – ди ул.
Нурлат районы үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, поликлиникада профилактик прививканы көн саен иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр ясатырга була. Кабинет ял көннәрендә дә эшли. Төшке аш вакыты 12.00дән 13.00гә кадәр. Шәһәр микрорайоннарында исә мобиль пунктлар график буенча хезмәт күрсәтә.
Күчмә вакциналаштыру пунктларының эш графигы
29 НОЯБРЬ
9.00-12.00 – шәһәр Мәдәният сарае, Халыклар дуслыгы йорты
30 НОЯБРЬ 9.00-12.00 – Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәге
14.00-17.00 – шәһәрнең 3нче мәктәбе
1 ДЕКАБРЬ
9.00-12.00 – шәһәр Мәдәният сарае, Халыклар дуслыгы йорты
17.00-20.00 – М.Хуҗин исемендәге спорт комплексы
2 ДЕКАБРЬ
9.00-12.00 – шикәрчеләр һәм тимер юлчылар микрорайоннарының табиблык амбулаторияләре, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәге, “Грани” мәдәниял үзәге, Түбән Нурлат микрорайоны
3 ДЕКАБРЬ
9.00-12.00 – шәһәр Мәдәният сарае, Халыклар дуслыгы йорты
14.00-17.00 – Югары Нурлат микрорайоны