Нурлат коммуналь хезмәткәрләре көн саен шәһәрне кардан чистарта

2021 елның 28 ноябре, якшәмбе

Календарь кыш бусагада гына әле, ә коммуналь хуҗалык службалары инде карга каршы чын көрәшне башлап та җибәрде.

– Көн саен 15-16шар кеше шәһәр урамнарындагы карны көрәргә чыга, – ди Торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе җитәкчесе Ольга Суркова. Карлар күп яуганчы, коммуналь служба кар чистарту техникасын эшкә чыгармаган. Әмма алай да эш җитәрлек булган, чөнки шәһәрдәге тротуарлар, юл читләреннән тыш, әлеге служба карамагында парклар һәм скверлар да бар. Ә аларның саны шәһәр үзәгендә дә, микрорайоннарда да артканнан-арта бара. Шәһәр халкы паркларда иртә-кичләрен саф һава сулап йөрергә гадәтләнделәр инде. Димәк, сукмаклар да чиста булырга тиеш.

– Үзәк паркта, Шашин урамындагы, шикәрчеләр микрорайонының “Дуслык”, Журналистлар скверларында һәм шәһәрнең башка почмакларында да карны чистартып торабыз, – дип билгеләп үтте Ольга Олеговна. Коммуналь хезмәткәрләр иртәнге 6дан көндезге 3кә кадәр кар көри. Әлегә төнлә белән эшкә чыгу ихтыяҗы булмаган.

 – Кызганычка каршы, эшчеләр җитеп бетми, берәүнең дә мондый эшкә киләсе килми, – ди служба начальнигы. Ә менә кар чистарту техникасы шоферлары кизү тора инде.

 – Төнлә белән бер сәгать буена кар яуса, алар юлларны чистартырга чыгачак. Әлегә юлларны чистарту, ком сибүгә 2 катнаш юл машинасы, 4 МТЗ җәлеп ителде. Төнлә белән карны күбрәк чыгара башлагач, эшчеләрне дә җәлеп итәчәкбез. Беренче олау карны узган атнаның җомгасында чыгарганнар. Бу көннәрдә шәһәр урамнары, скверлары, паркларыннан полигонга 25 кубометр кар ташылган. Коммуналь служба белән беррәттән юлларны кардан НУАД юлчылары да чистарта. Алар карамагында – шәһәрне әйләнеп уза торган һәм төбәк юллары: шәһәр эчендә бу Самаренкин, Совет, Нурлат, Кариев, Ленинград урамнарының кайбер өлешләре, юл кичүе. – Юлны, металл коймаларны, юл билгеләрен, автопавильоннар, тротуарларны чистартабыз, – ди баш инженер Александр Давыдкин.

 – Тәүлек әйләнәсе кизү оештырдык, юлларны төнлә белән дә чистартабыз – ачык урыннарда юлга кар өелә. Әлегә карны юл буйларына салабыз. Карның күплегеннән килеп чыга торган сораулар шәхси эшмәкәрләрне дә борчый. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин әйтүенчә, карны чыгару өчен берничә урын билгеләнәчәк. “Узган елда моңа бәйле проблема чыкмады, быел да булмас дип уйлыйм”, – диде ул. Кыш нинди булыр – карлымы, әллә юкмы, монысын әлегә метеорологлар да төгәл генә әйтә алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International