Авыл җирлегендә 2022 елга үзара салым җыю буенча халык җыеннары тәмамланган. Җыеннар 4 этапта узган, аларда кешеләр җыелган акчаларны нинди максатларга юнәлтәселәрен үзләре хәл иткән. Киләсе елда да юллар ремонты өстенлеке булып кала, шулай ук су запасы ясар өчен янгын резервуары алырга дип тә планлаштыралар. Узган елгы җыеннарда богдашкинолылар үзара салым акчаларын авыл эчендәге юлларны ремонтлау һәм карап тору, урам утларын торгызу, зират территориясендәге хуҗалык блогын ремонтлауга тотарга дип килешкән булган.
– Халыкның теләге 100 процентка үтәлде. Үзара салым акчаларына Фрунзе һәм Мәктәп урамнарында, шулай ук Фрунзе тыкрыгында юлларны ремонтладык. Аларның гомуми озынлыгы 700 метр тәшкил итә. Үзләштерелгән чаралар суммасы – 1 миллион 11 мең сум, – ди Алевтина Леонтьевна. 12 лампочканы үзара салым акчаларына, тагы 10сын җирле бюджет хисабына алыштырганнар. Богдашкинода соңгы еллардагы матур үзгәрешләр кемне дә көнләштерерлек. Авыл бик нык үзгәргән, инфраструктурасы яхшырган. Җирлек җитәкчелеге киләчәктә дә, биредә яшәүче халык сыман ук, ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, динамик үсешкә йөз тотып яшәргә ниятли.