1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә партиянең туган көненә багышланган традицион гражданнарны кабул итү декадасы узачак.
Кабул итү графигы:
1 декабрь
8.30-10.30 – «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре, район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин.
14.00-16.00 – партиянең шәһәр Советындагы депутатлар төркеме әгъзалары.
2 декабрь
10.00-12.00 – партиянең җирле сәяси советы әгъзасы, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин.
10.00-12.00 – ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова.
3 декабрь
8.00-10.00 – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Нурлат районындагы бүлекчәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары (бүлек хокукларында) Лилия Мәхмудова.
6 декабрь
14.00-16.00 – авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле бүлекчә секретарьлары (авыл җирлекләрендә).
7 декабрь
10.00-12.00 – ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов.
14.00-16.00 – Район Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутат фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Линар Маняпов.
8 декабрь
10.00-12.00 – социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева.
9 декабрь
10.00-12.00 – адвокат Екатерина Малярова.
10 декабрь
8.00-16.00 – район муниципаль берәмлекләре советларында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар берләшмәләре әгъзалары (авыл җирлекләрендә).
3-10 декабрь
8.00-17.00 – партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханеева.
6-10 декабрь
8.00-17.00 сәгатьләрдә-партиянең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Индира Шәфыйкова.
Алдан язылу өчен тел.: 8(84345) 2-28-24, 8-937-629-00-38.