Әниләр көне алдыннан мәктәп фойесында талантлы әни, күп балалы әни Алена Алексееваның шәхси күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәнең исеме дә үзе турында сөйли "Хатын-кыз куллары тудырган матур иҗат».
Биредә күп төрле кул эшләре, курчаклар, этник стильдә эшләнгән күлмәкләр дә, заманча күлмәкләр дә тәкъдим ителгән.
Һәр эшнең яратып башкарылуы күренеп тора.
"Якты, кызыклы, уңай хис-кичерешләр белән сугарылган талантлы әниләр күргәзмәсе нәкъ менә шундый булып хәтердә калачак", - дип билгеләп үтте мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нонна Тихонова.
Алена Лаврентьевна - күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашкан, күп күргәзмәләрнең җиңүчесе һәм призеры.