Сезне гаҗәеп якты бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм! Әниләр көне - иң якын һәм иң кадерле кешеләребезгә багышланган җылы бәйрәм. Әниләрнең бөек һәм изге мәхәббәте безне бишектән җылытып килә, тормыш киртәләрен узарга, уңышка өметләнергә һәм ышанырга булыша. Безгә ничә яшь булуы мөһим түгел – әниләрнең ягымлы сүзе, назлы карашы, зирәк киңәше балаларга да, зурларга да кирәк. Аналарның бөек хезмәте һәрчак мактаулы һәм хөрмәтле булачак. Бүгенге бәйрәм – аларның безнең хакка башкарган барлык игелекләре, яратуы һәм аңлавы өчен чиксез рәхмәтләребезне белдерү өчен гаҗәеп мөмкинлек.
Кадерле әниләр !
Рәхмәтләребез белән сезгә яратуыбыз һәм ихтирамыбызны белдерәбез! Тынгысыз хезмәтегез, чиксез сабырлыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз өчен алдыгызда баш иябез. Күзләрегездә шатлык очкыннары бер дә сүнмәсен! Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, балаларыгызның аңлавын һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим.
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы