Нурлатның мактаулы гражданины Мария Спасова юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Бүген «Татнефть» ААҖ һәм Нурлат шәһәренең Мактаулы нефтьчесе, халык мәгарифе отличнигы Мария Михайловна Спасова 80 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә.

Бу вакыйга белән аны тантаналы рәвештә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин һәм шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров котладылар. Алар Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән Марина Михайловнага изге теләкләр, рәхмәт хаты тапшырдылар.

«Сезнең район иминлеге өчен күпьеллык эшчәнлегегез-оешканлык, бөтен нәрсәгә җаваплы карау һәм максатчанлык үрнәге. Сезнең белән аралашу бәхетен татыган кешеләр сезнең һөнәри осталыгыгызны гына түгел, күңел җылысын да билгеләп үтә», – диелә район Башлыгы хатында.

Алар юбилярга тирән ихтирам хисләре белән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хатын да тапшырды. Бүген Нурлат районы ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова, шулай ук «Нурлатнефть» НГДУсы профсоюз комитеты рәисе Ринат Мөхәммәтҗанов Мария Михайловнага шулай ук рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткерде.

Мария Михайловна - Нурлат районында танылган һәм хөрмәтле кеше. Ул Мамык авылында туа, ә Мәләкәс педагогика институтын тәмамлаганнан соң Нурлатның 2нче урта мәктәбендә математика һәм физика укытучысы, соңрак район мәгариф бүлеге мөдире булып эшли башлый. Аннары аны партия райкомына идеология буенча секретарь итеп күчерәләр, ул халык депутатларының район Советы башкарма комитетын җитәкли, ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Мария Спасова «Нурлатнефть» НГДУсы уку-укыту комбинаты белән 15 ел җитәкчелек итеп 62 яшендә лаеклы ялга чыга. Ул медальләр, КПССның Татарстан өлкә комитеты, ТАССР Министрлар Советы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International