Татарстанның салым хезмәте нурлатлыларны онлайн-вебинарда катнашырга чакыра

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Вебинар 2021 елның 9 декабрендә сәгать 10.00да булачак.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен «Иминият взнослары буенча шәхси эшкуарларның теркәлгән түләүләрен түләү тәртибе. 2022 елда иминият взносларының түбәнәйтелгән тарифлары. Салым салуның махсус салым режимнарын куллану үзенчәлекләре» темасына семинар-киңәшмә уздырачак. 

 

Вебинарның спикерлары булып юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина һәм 3нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова чыгыш ясаячак.

Вебинарда катнашучылар тәкъдим ителгән темалар буенча сорауларны турыдан-туры эфирдагы чатта, язма рәвештә бирә алалар. Катнашу-бушлай, алдан теркәлү мәҗбүри.

Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча керергә кирәк: (https://w.sbis.ru/webinar/78c2cf9f-34db-436b-a3ea-0baa2351503b)

ачылган биттә “Катнашачакмын” дип басарга һәм чарага теркәлергә;

вебинар алдыннан сылтаманы ачарга һәм "вебинарга күчәргә" язмасын сайларга.

Онлайн-вебинарлар республика халкының салым түләү грамоталылыгын арттыру, шулай ук салым органнарының ачыклыгын үстерү, бизнес белән оператив хезмәттәшлек итү һәм салым белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында үткәрелә.

Семинарлар кысаларында салым түләүчеләр белән салым белән идарә итүнең хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алышу үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International