Рус Богдашкиносы авылының медицина хезмәткәрләре пациентларны яңа фельдшер-акушерлык пунктында кабул итәләр

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Авылда заманча модульле ФАП 3 ел элек ачылган иде. Мөдир Галина Егорчатова һәм шәфкать туташы Евгения Михедеркина бүгенгә кадәр биредә тудырылган хезмәт шартларына сөенеп туя алмыйлар.

– Җылы, якты, уңайлы, – үзләренең хис-кичерешләрен алар шулай кыска гына итеп белдерделәр.

 – Мондый шартлар турында башта хыяллана гына ала идек. Пациентларны кабул итү кабинеты, процедура һәм тикшеренү, санитария бүлмәләре. Коммуникациягә дә игътибар юнәлтми калып булмый, мисал өчен, хәзер кайнар су бар. Фельдшеракушерлык пунктында яңа җиһазлар урнаштырылган. Кайберләреннән файдалану шатлык кына китерер иде дә бит, тик мөмкинлеге генә сирәк чыга. Мәсәлән, күкрәк балалары өчен электрон үлчәгечне генә алыйк. Бер ел инде эшсез тора. Әмма, медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, тиздән авылда балалар туу көтелә икән үзе.

 – Кешеләр яңа ФАПтан канәгать. Халык арасында картлар күп, яшь барган саен, билгеле инде, сәламәтлек тә яхшыга таба түгел, – ди авыл җирлеге башлыгы Алевтина Михайлова. Медицина хезмәткәрләренең мәшәкатьләре җитәрлек. Күптән түгел авылга Бөгелмә туберкулез үзәгеннән мобиль флюорография җайланмасы килгән булган, 110 кеше әлеге мөмкинлектән файдаланып, үпкәләрен тикшертеп калган. ФАП мөдире әйтүенчә, әлеге тикшеренү традицион күкрәк читлеге авыруларын диагностикалау белән бер вакытта яңа коронавирус инфекциясенең таралуы белән бәйле рәвештә дә актуаль.

 – Кайбер кешеләр флюорографияне район үзәк хастаханәсе поликлиникасында узган иделәр инде, аларны да исәпкә алсак, бездә бар халык та әлеге профилактик тикшеренү белән колачланган дип әйтергә була, – ди Галина Ивановна. 65 яшьтән узганнар арасында үткәрелгән диспансерлаштыруның да күрсәткечләре шундый. Аның икенче этабы декабрьдә булыр дип көтелә. Тиздән авылга Казаннан белгечләрнең мобиль бригадасы киләчәк икән. Алар диспансерлык исәбендә торучыларны һәм ковид кичергән кешеләрне тагы да җентеклерәк тикшерәчәкләр. Бу темага сүзне дәвам итеп, Евгения Николаевна авылда һәр атна саен күчмә вакциналаштыру оештыруларын билгеләп үтте, бүгенге көнгә 250дән артыграк богдашкинолы прививка ясаткан.

 – Кешеләр азрак авырсыннар һәм озаграк яшәсеннәр иде – фельдшер-акушерлык пунктының тату коллективы әнә шундый теләктә. Алар моның өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшләячәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International