Нурлатлылар «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Нурлат районында яшәүче 8 кеше төрле мәсьәләләр буенча түләүсез консультация алды.

Күркәм традиция буенча, «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көненә кушылды. Җирле бүлекчәнең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (бүлек хокукларында) Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең, «Татарстан Республикасы БТИ» АҖнең Нурлат филиалы, нотариус һәм адвокат кабул иттеләр. Алар авыл стажы буенча пенсияне яңадан исәпләү, педагогик хезмәткәргә иминият пенсиясенә хокук билгеләү, мирас һәм мөлкәтне рәсмиләштерү, хокук билгеләү документының кемгә тиешлеген билгеләү һ. б. мәсьәләләр буенча хокукый консультация үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International