Нурлат прокуратурасында балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 26 ноябре, җомга

Кичә Нурлат шәһәре прокуратурасында быел 300 еллыгын билгеләп үтүче Россия прокуратурасына багышланган рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

4нче номерлы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Миләүшә Рәхимованың эшен шәһәр прокуроры Сәяр Зыятдинов иң эчтәлекле эшләрнең берсе дип билгеләп үтте.

"Миләүшә рәсемен район мәгариф учреждениеләрендә тарату өчен мәгълүмати буклетның нигезе итеп алырга мөмкин», – дип тәкъдим итте бүләкләү тантанасында Сәйяр Рафаэлович.

«Хәзерге вакытта прокурор эше бик мөһим. Аңа ярдәм сорап өлкәннәр генә түгел, балалар да мөрәҗәгать итә ала», – дип сөйләде Миләүшә, башка катнашучылар белән бергә ул Нурлат прокуратурасы хезмәткәрләреннән грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International