Covid-19 вакцинасының беренче дозасын алган татарстанлыларга QR-кодлар биреләчәк

2021 елның 26 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына кул куйды.

QR-кодларны хәзер медицина белешмәсе булган кешеләр генә түгел, ә ике компонентлы вакцина белән прививка ясаучылар да алырга мөмкин.

Бу QR-кодның гамәлдә булу вакыты - беренче прививка көненнән 24 көн булачак.

Шушы ук карар нигезендә вакцинацияләнгән хәрби хезмәткәрләргә QR-кодлар бирү рөхсәт ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International