Балалары хуҗа булган милек өчен салым түләү бурычын ата-аналар, балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак башкара.
Шуңа күрә хәзер әти-әниләрнең шәхси кабинеты аша да балалар өчен салымны түләргә мөмкин.
«Салымнар» бүлегендә әти-әнинең шәхси кабинетында балигъ булмаган балалар исемнәре генә язылган исемлек барлыкка килде. Кулланучыларны бу исемлеккә кертеп, теләсә нинди уңайлы ысул белән: банк картасы, онлайн-банк аша яки квитанция бастырып та түләүне башкарырга була.
Баланы әти-әнинең шәхси кабинетына өстәү өчен эшне түбәндәге тәртиптә башкарырга кирәк:
- баланы шәхси кабинетка тоташтыру. Моның өчен теләсә кайсы салым органына паспорт һәм бала туу турында таныклык белән, законлы вәкилнең вәкаләтләрен раслап, мөрәҗәгать итәргә була.
- әти-әнинең шәхси кабинетында «Профиль» бүлегендә «Гаилә белән керү» өстәмә битендә балигъ булмаган баланы өстәргә, баланың шәхси кабинетына сорату җибәрергә.
- җибәрелгән запросны баланың шәхси кабинетына күчеп, тиешле төймәгә басып расларга.