Бүген шәһәрнең 9нчы мәктәбендә юл хәрәкәте иминлеге темасына иҗат эшләре конкурсына йомгак ясалды.
Иң яхшы эшләрнең авторларын бүләкләргә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханеева килгән иде. Ул балаларны лаеклы җиңүләре белән котлады, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
«Бердәм Россия» партиясе «Имин юллар» федераль проекты кысаларында барлык чараларда да актив катнаша һәм оештыра. Өлкәннәрнең бурычы -юлларда үз-үзеңне тоту культурасын кече яшьтән үк өйрәтү", - дип билгеләп үтте Ралия Йосыфхановна.
Бүләкләнүчеләр арасында Карина Краснова да бар. Алар светофор рәвешендәге кул эшләрен гаиләләре белән бергәләп ясаганнар.
"Конкурс турында сөйләгәч, әни светофорны кәгазь һәм картоннан ясарга тәкъдим итте. Без барыбыз бергәләп рәсемне ясадык, кистек һәм ябыштырдык. Жюрига безнең эшебез бик ошады", - дип уртаклашты Карина.
Чара ахырында балалар алдында ЮИД отряды әгъзалары чыгыш ясады, алар юлларда үзеңне дөрес һәм куркынычсыз тотарга кирәклеген искә төшерде.