Росмолодежь ирекле ярдәмне популярлаштыру буенча "Игелек – ул син" реклама кампаниясен башлап җибәрде

2021 елның 26 ноябре, җомга

Россиядә 5 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр федераль реклама кампаниясе уза.

Массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә, реклама бирү урыннарында ирекле эшчәнлектә һәм #МЫВМЕСТЕ  гомумроссия үзара ярдәм акциясендә катнашырга чакыручы ачык реклама макетларын күрергә мөмкин.

"Өченче ел рәттән ирекле ярдәмчеләр көне һәм Яңа ел алдыннан без, россиялеләргә иреклелек эшчәнлегенең мөһимлеге турында искә төшереп, волонтерлар сафында булган барлык кешеләргә рәхмәт белдереп, елның иң якты һәм ямьле бәйрәм көннәре итәргә тырышабыз. Бүген без илебездә яшәүче һәр унынчы кешенең вакыт-вакыт төрле ирекле акцияләрдә катнашуы турында сөйлибез. Җәлеп ителгән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Гадәттәгечә, реклама кампаниясе бу темага Үзәк форумны үткәрүне башлап җибәрә – 2021 елда бу «МЫВМЕСТЕ» Халыкара гражданнар форумы.

Узган ел башлап җибәрелгән шул ук исемдәге акция бүген физик затларның ягыннан гына ирекле ярдәм турында гына түгел, ә гражданлык активлыгы – социаль җаваплы бизнеста, медиа өлкәсендә аерылгысыз юнәлеш, дип әйтергә мөмкинлек бирә. Бу өлкәләр беренче тапкыр милли премия белән Ирекле ярдәмчеләр көнен билгеләп үтүгә багышланган премия белән билгеләп үтеләчәк", - дип ассызыклады яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Ксения Разуваева.

Исегезгә төшерәбез, #МЫВМЕСТЕ үзара ярдәм гомумроссия акциясе 2020 елның 21 мартында эшли башлады һәм хәзер 32 меңнән артык ирекле ярдәм оештыручы, 250 меңнән артык волонтер, 9 мең коммерция структурасы бар. Ирекле ярдәм оештыру буенча 84 төбәк ресурс үзәге ачылды. Акция кысаларында 1,8 млрд сумнан артык, 30 мең тонна товар җыелган. Бу вакыт эчендә 6,5 миллионнан артык кеше ярдәм алды. Акциянең рәсми сайты: мывместе2020рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International