Экология министрлыгы белгече Нурлат укучыларына экология проблемалары турында сөйли

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева Нурлат шәһәре мәктәпләре укучылары өчен «Заманча экологик проблемалар» темасына ЭКОдәресләр үткәрә. 

Бу атнада 1нче урта мәктәпнең 3Б, гимназиянең 4Г сыйныфларына ул заманча дөньяның глобаль проблемасы – гигант калдыклар барлыкка килү, флора һәм фауна, теге яки бу әйберләрнең тулысынча таркалып бетүе өчен күпме вакыт кирәк буласын, чүп-чарны аерым җыю, чүп-чарны сортларга аеру станцияләре эшен оештыру турында сөйләде. Бүген 1нче мәктәпнең 4В сыйныф укучылары да үзләренең экологик белемнәре багажын тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International