Конкурс үткәрүнең төп максатларының берсе -район халкында бәйрәмчә Яңа ел кәефе булдыру.
Конкурста барлык милек формасындагы предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр, район халкы катнаша ала.
Конкурс номинацияләре: «Оешма һәм предприятиеләрнең фасадларын иң яхшы бизәү», «Яңа елга ишегалды территорияләрен һәм микрорайоннарны иң яхшы бизәү», «Авыл җирлекләренең иң яхшы Яңа ел бизәлеше», «Минем авылым – минем горурлыгым!».
Конкурс 2021 елның 10-25 декабрендә үткәрелә.
Катнашу өчен гаризаны 2021 елның 17 декабрендә 12:00 сәгатькә кадәр Нурлат шәһәре, Совет урамы, 117 йорт, 29нчы бүлмә адресы буенча район Башкарма комитетына тапшырырга, . яки Nurlat.Ispolkom@tatar.ru электрон почта адресы буенча юлларга мөмкин.
Җиңүчеләрне билгеләү өчен Конкурс комиссиясе төзелә, ул 2021 елның 20-23 декабрендә конкурста катнашучыларның барысының да бәйрәм бизәлешен карап чыгачак.
Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 25 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр мәйданында узачак.
Конкурсны үткәрү турындагы тулырак мәгълүматны Нигезләмәдән карарга була.