Нурлат автоинспекторлары машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда игътибарлы булырга киңәш итә

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Начар һава шартлары (кар, буран, бозлавык, җил) башлану сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре автомобиль хуҗаларына юлларда игътибарлы булырга өндәү белән мөрәҗәгать итә.

Автомобиль йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска, һәрхәлдә, үз машинаңның техник төзеклегенә инанырга, юлда игътибарлы һәм сак булырга, ерак араларга, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә барудан бөтенләй баш тартырга киңәш ителә.

Мондый һава шартларында шулай ук җәяүлеләр дә юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак юлларда хәвеф-хәтәргә дучар була ала.

Автоинспекторлар җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында искәртә, бу кышкы чорда бигрәк тә актуаль.

«Барлык автомобиль хуҗаларына тизлек режимын һава шартлары нигезендә сайларга киңәш итәбез, билгеләнгән дистанцияне үтәгез, маневр ясау  кагыйдәләрен бозмагыз», – дип аңлатма бирде Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International