Нурлат бердәмроссиялеләре Әниләр көненә багышланган конкурска йомгак ясады

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Фотоконкурста 100дән артык нурлатлы катнашты.

Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе тарафыннан игълан ителгән Фотоконкурс зур кызыксыну уятты.

  "Конкурска 100дән артык фотоэш килде. Барлык эшләр кызыклы, аларда әниләр һәм балалар арасында җылы һәм назлы хисләр, мәхәббәт һәм үзара аңлашу, шулай ук гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре чагылдырылган. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады", - дип билгеләп үтте җирле бүлекчә башкарма секретаре Ралия Ханеева.

Җирле бүлекчә сәяси советы әгъзалары, шәһәр һәм район Советлары депутатлары, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре, "Киләчәк" балалар иҗат үзәге педагоглары кергән жюри әгъзалары "Әни –безнең бәхетебез" һәм "Әни һәм бала" номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләделәр.

 

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү шушы көннәрдә булачак, Халыклар дуслыгы йортында һәм мәдәният сараенда иң яхшы фотографияләрдән торган фотокүргәзмә оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International