Республика журналистлары өчен әлеге укуларны «Татмедиа» җәмгыяте оештырды.
«Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасының баш мөхәррире урынбасары Гүзәл Садыйкова һәм «Нурлат-информ»ның SMM-белгече Виктория Куприянова бу көннәрдә Мәскәүдә «Татарстан блогерлары марафоны»конкурсында җиңүчеләр өчен оештырылган укуларда катнаша.
Укыту программасы үз эченә кызыклы һәм актуаль темаларны ала. Беренче көнне катнашучылар "Яңа ММЧ – эш һәм үзара хезмәттәшлек технологияләре: социаль челтәрләрне, хостингларны һәм агрегаторларны ничек эшләргә мәҗбүр итәргә” дигән тема буенча күп яңалыклар белделәр, ә бүген «Интернеттагы трендлар», «Федераль повестка адаптациясе» һәм «Контент 2.0» темаларына лекцияләр уза.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан блогерлары марафоны» конкурсында «Нурлат-информ»ның 4 хезмәткәре – баш мөхәррир-филиал җитәкчесе Резеда Гиняева, баш мөхәррир урынбасары Гүзәл Садыйкова, корреспондент Ләйсән Галиева һәм СММ-белгеч Виктория Куприянова катнашты. Алар барысы да конкурста җиңүчеләр исемлегенә керде.