Нурлатның 73 ПСЧ хезмәткәрләре пиротехника чаралары белән эш итү кагыйдәләре турында искәртте

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 73 ПСЧ хезмәткәрләре нурлатлыларга пиротехника белән эш итү кагыйдәләрен үтәү турында искәртергә булдылар.

Яңа ел бәйрәмнәре күңелсезлекләр белән тәмамланмасын өчен, пиротехник чаралар белән эш итү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк.

Пиротехниканы эшләтеп җибәргәндә кулда тотарга ярамый, аны кар өстенә куярга кирәк.

Фитильне яндырып, фейерверклар һәм ракеталар өстенә иелмәгез.

 Фитил кабынуга, куркынычсыз булган арага китәргә кирәк, ул, гадәттә, эшләнмәнең үзендә күрсәтелә.

Әгәр сезгә фитиль сүнгән кебек тоелса, аны кабат кабызырга ярамый, бу бик куркыныч.

Термик реакция һаман да дәвам итәргә мөмкин һәм, сез якынлашкач кына ракета яки фейерверк атылып китсә, аяныч булачак.

Бәйрәм алды көннәрендә урамнарда еш кына пиротехника чаралары шартлатып йөрүче балаларны күрергә була. Малайлар бу уенчыкларның нинди куркыныч тудыруын уйлап бетермиләр.

 

"Ата-аналар балаларга мөстәкыйль рәвештә фейерверклар, ракетницалар һәм петардалар кулланырга рөхсәт итмәскә тиеш" - дип билгеләп үтте 73 ПСЧ бүлеге инспекторы Ринат Бадыгин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International