Чираттан тыш XIV сессия Нурлат шәһәре Советы рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узды.
Шәһәр микрорайоннарында яшәүче гражданнарның үзара салымын кертүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Депутатлар «Шикәрчеләр», «Югары Нурлат», «Түбән Нурлат», «Көнбатыш», «Көньяк-Көнбатыш» һәм «Тимерьюлчылар» микрорайоннарында яшәүчеләр өчен үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәрендә гражданнар җыеннарын уздыруны билгеләү турында карар кабул итте.