Нурлат эшмәкәрләренә яңа ярдәм чаралары турында сөйләделәр

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Нурлат муниципаль районы Башлыгы каршында эшләп килүче Эшмәкәрлек советы узды.

Эшкуарлык советының көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде. Аларны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында карадылар. «Шәхси эшмәкәрләргә грантлар рәвешендә ярдәм итү мөмкинлеге бирелә. Грантларга бездә 245 субъект туры килә, шуларның 124 се гариза тапшырды, 67 се алды. «ФОТ 3.0» буенча-48 субъект шуларның 7се банкларга бирелде", - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Марсим Вилданов, яңа коронавирус авыруы нәтиҗәсендә килеп туган хәлнең начараюы шартларында КУЭ субъектлары өчен ярдәм чаралары турында хәбәр итеп. Ярдәмнең финанс чаралары буенча күп кенә файдалы мәгълүматны ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Данис Айнуллов бирде. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова товарларны идентификацияләү чаралары белән маркировкалауга игътибар итте.

КУЭ субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтү турында Милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Зәрринә Сәйфетдинова сөйләде. Шулай ук Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 12нче районара инспекциясе начальнигы урынбасары Алексей Сысуев районара салым хезмәтенең яңа эш формалары турында чыгыш ясады. Эшмәкәрләр өчен банк хезмәтләре турында Сбербанк ГАҖнең кече бизнес клиентлары белән эшләү буенча әйдәп баручы менеджеры Энҗе Талипова сөйләде.  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы җәмәгать вәкиле Альбина Шабаева Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чаллы эшкуарлары белән очрашуыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Эшкуарлык советы ачык диалог формасында узды, шуңа күрә бизнес вәкилләре үз сорауларын биреп һәм шунда ук аларга җаваплар да ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International