Беренчел бүлекчәләрдә алар 15 декабрьгә кадәр узачак, җирле бүлекчәнең хисап-сайлау конференциясе 22 декабрьгә билгеләнгән.
Бүген «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Нурлат җирле бүлекчәсенең сәяси советы утырышы узды.
Сәяси совет әгъзалары хисап чорындагы эшчәнлеккә йомгак ясау, партиянең беренчел бүлекчәләре советларын, секретарьларын һәм ревизорларын сайлау буенча гомуми җыелышлар үткәрү мәсьәләсен карады. Алар 15 декабрьгә кадәр узачак. Партиянең Нурлат җирле бүлегенең җирле бүлекчәсе, җирле сәяси совет һәм җирле контроль комиссиясе секретарен сайлау буенча XXXII конференциясе 22 декабрьгә билгеләнгән.
Сәяси совет утырышы Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узды.