Нурлатлыларга уңайлы булсын өчен яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүнең өстәмә пунктлары мәдрәсәдә, «Грани» ял үзәгендә, Шәһәр Мәдәният Йортында ачылды.
Нурлатлылар хәзер вакцинацияне Нурлат районы хастаханәсендә генә түгел, ә вакцинацияләүнең ачык пунктларында да уза ала.
Пунктларның эш вакыты - 09:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр.