Нурлатлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Пенсия фонды белгече, нотариус, «ТР БТИ» АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты һәм адвокат консультациясен онлайн-форматта алырга мөмкин булачак.

26 ноябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Хәмәдиев ур., 19 йорт) халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы көне узачак.  

 

8:00дән 15: 30га кадәр нурлатлылар нотариус, Пенсия фонды белгече, «ТР БТИ»АҖ Нурлат филиалы адвокаты һәм юрисконсульты белән (телефон, Skype, Viber, WhatsApp аша) бушлай консультация ала алалар.

Язылу өчен телефоннар: 2-28-24 яки 8-937-629-00-38.

2021 елның 26 ноябрендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнендә дежур тору графигы:

Пенсия фонды белгече 8:00-09:30;

нотариус 11:00-12:30;

«ТР БТИ» АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты

 14: 00-15: 30;

адвокат 12:30-14:00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International